Ак кар яуа

Сибәлепкәй, сибәлепкәй генә ак кар яуа,
Яуа җиргә, яуа җиргә, яуа җиргә ак теләк.
Сине, сине — сөя, сөя,
Яна, яна — көя, көя,
Сүнә белмәс, сүнә белмәс, инде ут-йөрәк.

Най, най, най, най-на-на, на-нан, на-на-на,
Най, на-най, най-на-на, на-най, на-на.

Бәхет көтү, бәхет көтү утак, уртак — икебезгә,
Йөрәгебез, йөрәгебез дөрли, дөрли — без утта.
Күңелләрне, күңелләрне япкан, япкан кургаш болыт,
Ачу, ачу, ачу хаслы тик бер минутка.

Най, най, най, най-на-на, на-нан, на-на-на,
Най, на-най, най-на-на, на-най, на-на.

Сибәлепкәй, сибәлепкәй генә ак кар яуа,
Кемгә — йолдыз, кемгә — йолдыз, кемгә, кемгә — салкын кар.
Салкын, салкын кыштарыңды, язлар итәм, язлар итәм,
Йөрәгемдә, йөрәгемдә шундый ялкын бар, ялкын бар!

Най, най, най, най-на-на, на-нан, на-на-на,
Най, на-най, най-на-на, на-най, на-на.

Сибәлепкәй, сибәлепкәй генә ак кар яуа,
Яусын әйдә, яусын әйдә, шатлык, шатлык өйзә дә.
Бу гомеркәй, бу гомеркәй, юкка, юкка үтсен димә,
Безне көткән, безне көткән бәхет тирә дә, тирә дә.

Най, най, най, най-на-на, на-нан, на-на-на,
Най, на-най, най-на-на, на-най, най-на.

Голосов пока нет
Бу җыр репертуарында бар
« »