Сине эзлим

Адаштыңмы бураннарда, иркәм?
Адаштыңмы давылларда иркәм?
Син кайда соң? Диңгезләрдә микән?
Чакыр мине: булам сиңа җилкән.

Сине эзләп үттем купме юллар,
Сине эзләп очып үтә еллар…
Сине эзләп адаштым уземдә, —
Өметләрем җилләргә өзелә…

Беләм, җирдә син яшисең, иркәм!
Минсез башка(анда) син бәхетле микән?
Икеләнәм,әммә эзлим һаман.
Еллар ярып барам сиңа табан.

Сине эзләп үттем купме юллар,
Сине эзләп очып үтә еллар…
Сине эзләп адаштым уземдә, —
Өметләрем җилләргә өзелә…

Мин ышанам синең барлыгыңа,
Синсез, иркәм, мин бит ярты гына.
Күзләреңә карасам, — танырсың,
Гомерлеккә янымда калырсың!

Сине эзләп үттем купме юллар,
Сине эзләп очып үтә еллар…
Сине эзләп адаштым уземдә, —
Өметләрем җилләргә өзелә…

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 10 (1 голос)
Бу җыр , репертуарында бар
« »