Юлсыз калдым

Урман артларына яшеренеп
Яши авыл. Онытылган авыл.
Юлын гына түгел,өйләрендә
Күмгән инде, күмгән карлар явып

Юлсыз калган авыл уртасында
Әнкәй кәтә газиз баларын
Юлсыз калдым тормыш ачысында
Җил камчылый күңел яраларын.

Яраларга өрер , саклар ,яклар
Мин таяныр кешеләрем кайда?
Юлсыз , ялгыз калдым бураннарда
Китерәлмим тормышымны җайга.

Юлсыз калган авыл уртасында
Әнкәй кәтә газиз баларын
Юлсыз калдым тормыш ачысында
Җил камчылый күңел яраларын.

Урман артларыдна яшеренгән
Авылыма кайтам карлар ярып
Дәвалачы , әнкәй, бәгеремне
Үзем генә белгән сүзләр табып

Юлсыз калган авыл уртасында
Әнкәй кәтә газиз баларын
Юлсыз калдым тормыш ачысында
Җил камчылый күңел яраларын.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 10 (1 голос)
Бу җыр репертуарында бар
« »