Җырлыйм туган якта

Ничек ташлап китим,
Ничек ялгыз итим
Сөн буенда үскән талларны?
Кала чишмәләр дә,
Белмим нишләргә дә —
Ташлап китә алмам аларны.

Китсәм туган яктан,
Читтә бәхет тапмам —
Яшәрмен гел җанны телгәләп.
Җырлыйм туган якта,
Җырлыйм сезнең хакта
Каеннарым белән бергәләп.

Җырлашырлар иде,
Елашырлар иде —
Таллар миңа туган диярлек.
Әгәр китсәм, алар —
Өянкеләр, таллар
Китәчәкләр миңа ияреп.

Китсәм туган яктан,
Читтә бәхет талмам —
Яшәрмен гел җанны телгәләп.
Җырлыйм туган якта,
Җырлыйм сезнең хакта
Каеннарым белән бергәләп.

Туып-үскән шушы
Җирнең мин бер кошы,
Китәргә дип ләкин кагынмам.
Кайгы-шатлыкларым,
Шатлык-сагышларым
Җибәрмәсләр туган ягымнан.

Китсәм туган яктан,
Читтә бәхет тапмам —
Яшәрмен гел җанны телгәләп.
Җырлыйм туган якта,
Җырлыйм сезнең хакта
Каеннарым белән бергәләп.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 8.9 (30 голосов)
« »