Син (икенче вариант)

Сөйкемле син, кадерле син,
Тапкыр син һәм серле син.
Кайчак көләч, кайчак моңсу,
Кайчак уйчан — төрле син.

Бик җитез син, шаян да син,
Кызыклы син, кыю син,
Сокланырлык бай рухыңа
Гашыйк иттең мине син…

Төрле, төрле, төрле дә син,
Өстәвенә — сабыр син.
Акыллы да син, көчле дә,
Йөрәгеңә бармы тиң?

Варианты песни

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 10 (3 голоса)
Бу җыр репертуарында бар
« »