Гармунчы мәхәббәте

Күпме еллар сөеп йөредем,
Тик әйтмәдем үзенә.
Әйтү, кайда? Ояла идем
Карарга да күзенә.

Янып — көеп сөйгән булдым
Кызны биш ел буена.
О-о-о!
Бүген көтмәгәндә мине
Чакырды ул туйына.

Ул йотылып тыңласа да
Гармунымның моңнарын.
Аңламады шул гашыйкның
Йөрәгеңдә ни барын.

Янып — көеп сөйгән булдым
Кызны биш ел буена.
О-о-о!
Бүген көтмәгәндә мине
Чакырды ул туйына.

Гармуымда сөйләсәмдә
Йөрәгемнең хисләрен.
Күз өстендәге каш сыман
Булмадым аның өчен.

Янып — көеп сөйгән булдым
Кызны биш ел буена.
О-о-о!
Бүген көтмәгәндә мине
Чакырды ул туйына.

Голосов пока нет
Бу җыр репертуарында бар
« »