Аерылудан соң

Категория: көе һәм сүзләре

Сандугачлар бергә килә,
Бергә тезелеп китә.
Бергә чаклар искә төшеп,
Эчләр өзелеп китә.

Сандугачым — сул кашым,
Карлыгачым — уң кашым.
Сездән аерылганнан бирле
Ямь тапмый ялгыз башым.

Сандугачлар да сайрамый
Күгәрченнәр дә күчкән.
Нигә безнең араларга
Урал таулары үскән.

Сандугачым — сул кашым,
Карлыгачым — уң кашым.
Сездән аерылганнан бирле
Ямь тапмый ялгыз башым.

Сандугач карлыгач кебек
Ояларын сыламый.
Кошлар аерыла да китә,
Безнең кебек еламый.

Сандугачым — сул кашым,
Карлыгачым — уң кашым.
Сездән аерылганнан бирле
Ямь тапмый ялгыз башым.

Сандугачлар гына кунып,
Сындырды гөлләремне.
Сынган гөлләргә охшатам
Аерылган көннәремне.

Сандугачым — сул кашым,
Карлыгачым — уң кашым.
Сездән аерылганнан бирле
Ямь тапмый ялгыз башым.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 7 (6 голосов)
« »