Кабытлыймын исемеңне

Күктән кояш бүләк иттеләрме —
Шатлыгыма тамам исердем.
“Мин бәхетле!”— диеп, ҡайта-ҡайта
“Мин бәхетле!”— диеп,
Кабатлыймын синең исемеңне!

Кирәк чакта дуслар таралышты—
Ялгызлыкны ничек кичердем?
Яшь аралаш тешләремне кысып,
Тешләремне кысып,
Кабатладым синең исемеңне.

Йөгәнләргә әгәр кирәк булса,
Үрәпчегән ярсу хисемне
Һәр чак шулай, чиксез өмет белән,
Чиксез өмет белән
Кабатлыймын синең исемеңне!

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 8 (1 голос)
Бу җыр репертуарында бар
« »