Кичерегез, якын затлар

Бу юлы да кайта алмадым,
Кичерегез, якын затлар,
Көтәсездер ял көннәрен,
Күптән юктыр бездән хатлар.

Кайтулардан китү кыен,
Әнкәй-әткәй елап кала.
Тормыш шулай яратылган:
Туган йорттан оча бала.

Очрашулар сезнең белән
Йөрәкләргә тик май яга.
Күрешмичә торган гомер
Сулар кебек бик җай ага.

Кайтулардан китү кыен,
Әнкәй-әткәй елап кала.
Тормыш шулай яратылган:
Туган йорттан оча бала.

Эшләребез уңган төсле
Бу дөньяда сез булганга.
Балам, диеп иртә-кичен
Изге догалар кылганга.

Кайтулардан китү кыен,
Әнкәй-әткәй елап кала.
Тормыш шулай яратылган:
Туган йорттан оча бала.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 10 (2 голоса)
Бу җыр репертуарында бар
« »