Газизләрем

Тугачтын да ак биләүгә биләп
Ак тәкъдирләр сорап Ходайдан,
Төн йокламый без үскәнне көткән
Газизләрем әнкәм һәм әткәм.

Агачыннан ерак төшми алма, —
Кем әйткәндер, бигрәк хак әйткән.
Бар яхшылык безгә сездән күчкән
Газизләрем әнкәм һәм әткәм.

Еллар үткән. Чәчкә кырау төшкән.
Балалар да үсеп буй җиткән.
Ә шулай да сез кирәксез икән
Газизләрем әнкәм һәм әткәм.

Агачыннан ерак төшми алма, —
Кем әйткәндер, бигрәк хак әйткән.
Бар яхшылык безгә сездән күчкән
Газизләрем әнкәм һәм әткәм.

Бурычыбыз олы сезнең алда, —
Ниләр белән түлисе икән?
Нишләсәк тә җитмәс, аз булыр
Газизләрем әнкәм һәм әткәм.

Агачыннан ерак төшми алма, —
Кем әйткәндер, бигрәк хак әйткән.
Бар яхшылык безгә сездән күчкән
Газизләрем әнкәм һәм әткәм.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 10 (1 голос)
« »