Безнең ярлар

Ир-егетләр, сездә маһирлык,
Ходай сезгә биргән батырлык,
Тогры булып биргән вәгъдәгә
Сөя белү — үҙе матурлык.

Сез бит шундый — арка терәрлек,
Дөнъя йөген алдан сөйрәрлек,
Рәхмәт язмышларга — безнең ярлар
Мәңгелеккә генә сөерлек!

Сезнең өчен бизәк — йомартлык,
Тыныч акыл сездә ир-атлык,
Сезнең белән безгә ышанычлы,
Сәбәп түгел ара ераклык.

Сез бит шундый — арка терәрлек,
Дөнъя йөген алдан сөйрәрлек,
Рәхмәт язмышларга — безнең ярлар
Мәңгелеккә генә сөерлек!

Сезнең белән рәхәт, күңелле,
Сөюегез сезнең гомерлек,
Дөнъя матур, чөнки сез барсыз,
Язмыш сынауларын җиңерлек.

Сез бит шундый — арка терәрлек,
Дөнъя йөген алдан сөйрәрлек,
Рәхмәт язмышларга — безнең ярлар
Мәңгелеккә генә сөерлек!

Голосов пока нет
Бу җыр , репертуарында бар
« »