Өздереп гармун уйныйлар
Наласа авылында.
Йөрәгемә утлар яктың —
Янам мин ялкынында.
Төнбоеклы тирән күлдә
Тезелеп йөзә аккошлар.
Үсеп җиткәч, чит җирләрдә
Йөртә безне язмышлар.
Бала чагым гөрләп үтте
Наласа кырларында.
Сагынуларым, сагышларым
Бу моңлы җырларымда.
Бу җыр Асаф Вәлиев, Гөлдәния Хәйруллина, Нәзифә Кадырова, Таһир Якупов, Фердинанд Сәлахов репертуарында бар
«
»