Гомер — аккан су

Категория: көе сүзләре

Учым белән сиңа су китерәм…
Бармак аша кача тамчылар.
Тамчы кебек, кача безнең гомер,
Кичәге көн үткән, бүген-бар.

Ашыкмачы, җаным, әллә кайда!
Йөрәккәем һаман ут-ярсу.
Былай да бит гомер, әйтерсең дә,
Бармак арасыннан аккан су…

Синең белән тәүлек сәгать кебек,
Атнам тәүлек кебек тойыла,
Бер карасам — ерганаклар ага,
Бер карасам — яфрак коела.

Ашыкмачы, җаным, әллә кайда!
Йөрәккәем һаман ут-ярсу.
Былай да бит гомер, әйтерсең дә,
Бармак арасыннан аккан су…

Үкенергә түгел үткәннәргә,
Сөенергә иде бүгенгә,
Яшикче, әйдә, матур итеп,
Гомер сыйган кебек бер көнгә.

Ашыкмачы, җаным, әллә кайда!
Йөрәккәем һаман ут-ярсу.
Былай да бит гомер, әйтерсең дә,
Бармак арасыннан аккан су…

Голосов пока нет
Бу җыр репертуарында бар
« »