Тыныч йоклый микән үлгәннәр?

Категория: көе сүзләре

Тыныч йоклый микән үлгәннәр,
Аларга бит җилләр кагылмый?
Баш очында болыт агылмый,
Калкан чакта язгы үләннәр, үләннәр.

Тыныч ята микән үлгәннәр,
Колак салмый сайрар кошына?
Кояш кунмый алар учына,
Шарлап аккан чакта үзәннәр, үзәннәр.

Калкан чакта язгы үләннәр,
Ургыламы болыт үрләргә?
Тыныс ята микән гүрләрдә
Илем диеп яуда үлгәннәр, үлгәннәр?

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 10 (4 голоса)
Бу җыр репертуарында бар
« »