Агыла болыт

Категория: көе сүзләре

Агыла да болыт, ай, агыла,
Өйкем — өйкем булып кабарып.
Шул болытка текләп карый торгач,
Ни өчен соң әле капыл гына
Зиһеннәрем китте таралып?

Агыла да болыт, ай, агыла,
Таудан тауга гына кагыла.
Узып кына барган юлсы болыт
Урал буйкайларын сагынып бер
Әйләнер дә микән тагы да?

Агыла да болыт, ай, агыла,
Ерак офыкларны буйлатып.
Шушы агып барган болыт сымак
Минем дә бит минутларым ага,
Авыр исләремне сызлатып.

Голосов пока нет
Бу җыр репертуарында бар
« »