Бәхетле гомерләрдә

Категория: көе һәм сүзләре

Гомернең болыннарында күбәләк булып кына,
Тормыш биргән һәрбер көннең
Кунагы булып кына,
Яшисе иде, яшисе иде.

Бу бәхетле айларда, күтәрелеп айларга,
Гел мәхәббәтле көннәрдә чәчәк атсын гөлләр дә.
Ае булсын төннәрнең, гөле булсын көннәрнең,
Ае да булсын, гөле дә бәхетле гомерләрнең.

Атлап килгән үз юлыңны асыл эзләргә күмеп,
Үтеп барган гомерләрнең
Бүген кадерен белеп,
Яшисе иде, яшисе иде.

Бу бәхетле айларда, күтәрелеп айларга,
Гел мәхәббәтле көннәрдә чәчәк атсын гөлләр дә.
Ае булсын төннәрнең, гөле булсын көннәрнең,
Ае да булсын, гөле дә бәхетле гомерләрнең.

Тәнеңдә саулык булып, тынычлык булып җаныңда,
Дусларның якынлыгында,
Гаилә татулыгында
Яшисе иде, яшисе иде.

Бу бәхетле айларда, күтәрелеп айларга,
Гел мәхәббәтле көннәрдә чәчәк атсын гөлләр дә.
Ае булсын төннәрнең, гөле булсын көннәрнең,
Ае да булсын, гөле дә бәхетле гомерләрнең.

Берәүнең берәүгенәсе булу бәхетен тоеп,
Яратышкан пар булып,
Таңнарың гел ал булып,
Яшисе иде, яшисе иде.

Бу бәхетле айларда, күтәрелеп айларга,
Гел мәхәббәтле көннәрдә чәчәк атсын гөлләр дә.
Ае булсын төннәрнең, гөле булсын көннәрнең,
Ае да булсын, гөле дә бәхетле гомерләрнең.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 10 (1 голос)
Бу җыр репертуарында бар
« »