Ходаемның көннәре

Категория: көе сүзләре

Чынга килә, уйласаң да,
Уйлап атла адымны,
Уйламый әйтелгән сүзләр
Газап итә җаныңны.

Һәй, Ходаемның көннәре
Уйга салмый кемнәрне?
Көтелмәгән мәшәкатьләр
Ут итә күңелләрне.

Уйласаң да, кайчагында
Гел җайлы бармый эшләр.
Мең каршылык арасында
Яши җирдә кешеләр.

Һәй, Ходаемның көннәре
Уйга салмый кемнәрне?
Көтелмәгән мәшәкатьләр
Ут итә күңелләрне.

Дуслар бар кирәк чагында,
Дошман бар көнләшергә,
Көндәшләр бар гайбәт өчен,
Якыннар — серләшергә.

Һәй, Ходаемның көннәре
Уйга салмый кемнәрне?
Көтелмәгән мәшәкатьләр
Ут итә күңелләрне.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 10 (1 голос)
Бу җыр репертуарында бар
« »