Бергә үтәр юллар бар әле

Сәгать суга гомер үтә дип
Борчылырга урын тар әле
Бергәләп иңне иңгә куеп
Бик күп эшләр бар әле
Бергә үтәр юллар бар әле
Бергә җырлар җырлар бар әле
Кошлар сайравын тыңлый, тыңлый
Атар таңнар бар әле!

Дусларым, сабакташлар белән
Очрашырга сәбәп бар әле
Авыр чакларда таянырга
Туганнарым бар әле!
Бергә үтәр юллар бар әле
Бергә җырлар җырлар бар әле
Кошлар сайравын тыңлый, тыңлый
Атар таңнар бар әле!

Сәгать суга гомер үтә дип
Борчылырга урын тар әле
Йөрәкләрдә хисләр ташканда
Сөйгән ярым бар әле!
Бергә үтәр юллар бар әле
Бергә җырлар җырлар бар әле
Кошлар сайравын тыңлый, тыңлый
Атар таңнар бар әле!

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 9 (1 голос)
Бу җыр репертуарында бар
« »