Күн авылы көе (өченче вариант)

Биек тауның башларына
Утырып уйлар уйладым.
Утырып уйлар уйлар өчен
Үскән икән буйларым.

Сандугачым сайрап җибәр
Талларым тамырлана.
Салкын сулар эчеп кенә
Йөрәгем сабырлана.

Гармун бәләкәй булса да
Әйтә ул кирәкләрен.
Сикреп суларга төшәрсең
Янса яшь йөрәккәем.

Басу капкасын чыкканда
Күтәрелде томаннар.
Дөнъя хәлен белеп булмый
Сау булыгыз туганнар!
Дөнъялары имин булсын
Сау булаек туганнар!

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 6 (2 голоса)
Бу җыр репертуарында бар
« »