Туган авылым — Айбаш (икенче вариант)

Категория: көе һәм сүзләре

Җырласам да, һич басылмый
Йөрәгем сагышлары.
Төшләремә керә һаман
Айбашым тавышлары.

Кушымта:
Куш чишмәнең саф суларын
Туйганчы эчәм әле.
Яшел хәтфә болыныңда
Ятып ял итәм әле.

Болыныңда — чалгы тавышы,
Кырларда — тургай моңы.
Комбайн гүләүләре ул —
Егетнең дәртле җыры.

Сабантуйлар гөрләп уза
Чыршыбый болынында.
Батырлар көч алышалар
Зур көрәш мәйданында.

Мәчетеңнең манарасы
Ерактан балкып тора.
Эш сөючән халкың синең,
Гашыйк ул җырга-моңга.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 10 (2 голоса)
Бу җыр репертуарында бар
« »