Бәхетем чишмәсе

Бәхетемне эзләп,
Кайларда йөрмәдем.
Туган яктан кадерле
Бер җир дә күрмәдем.

Кайларга барсам да,
Гел истә туган як.
Монда үтте минем
Иң гүзәл балачак.

Гомерем юллары
Еракка сузылды.
Бәхетемне эзләп,
Күпме юл узылды.

Синдә үтте минем
Яшьлек елларым.
Хатирәләр тулы
Авылым урамы.

Вакыт бик тиз үтә,
Гомер көзләре җитә.
Кайларда булсам да,
Туган як гел истә.

Бары синдә генә
Бәхетем чишмәсе.
Син бит гомеремнең
Наз тулы иртәсе.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 9.6 (5 голосов)
Бу җыр репертуарында бар
« »