Гомер йомгагы

Гомер йомгагын сүтелеп
Кайларга юллар алды?
Җитәм диеп мин йөгердем
Яшьлегем артта калды.

Гомер йомгагын сүтәм,
Яшәү елларын үтәм.
Үткәннәргә шөкер итәм,
Яхшыга өмет итәм.

Гомер йомгагым сүтелде,
Төрле юллар үтелде.
Язмыш сынауларын кичеп
Җаным җилгә өтелде.

Гомер йомгагын сүтәм,
Яшәү елларын үтәм.
Үткәннәргә шөкер итәм,
Яхшыга өмет итәм.

Үзем чиштем чуалса да
Гомерем йомгакларын.
Озын юлларга куштым мин
Тормышның сукмакларын.

Гомер йомгагын сүтәм,
Яшәү елларын үтәм.
Үткәннәргә шөкер итәм,
Яхшыга өмет итәм.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 10 (1 голос)
Бу җыр , репертуарында бар
« »