Сөю уты (беренче вариант)

Категория: көе һәм сүзләре

Күзләрдә шатлык тулы
Мәхәббәт хисе белән
Яшәгез сез гомергә
Сөеп-сөелеп кенә.

Җитәкләшеп кенә икегез
Тормыш юлын бергә үтегез
Мәхәббәтне юлдаш итегез
Тигезлектә гомер итегез

Күз нурым диеп кенә
Бер генәм диеп кенә
Елмаеп, көлеп кенә
Шатлык-сөенеч кенә

Җитәкләшеп кенә икегез
Тормыш юлын бергә үтегез
Мәхәббәтне юлдаш итегез
Тигезлектә гомер итегез

Якты булсын утыгыз
Тыныч булсын йортыгыз
Сөю уты яктысында
Гел янәшә булыгыз

Җитәкләшеп кенә икегез
Тормыш юлын бергә үтегез
Мәхәббәтне юлдаш итегез
Тигезлектә гомер итегез

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 1 (1 голос)
Бу җыр репертуарында бар
« »