Сөю уты (икенче вариант)

Категория: көе һәм сүзләре

Күзләрегез шатлык белән тулы
Мәхәббәт хисе белән
Яшәгез сез гомерегез буе
Сөеп-сөелеп кенә.

Җитәкләшеп кенә икегез
Тормыш юлын бергә үтегез
Мәхәббәтне юлдаш итегез
Тигезлектә гомер итегез

Күз нурым дип, бәгыркәем диеп
Бер генәм диеп кенә
Һәр көнегез тулып торса иде
Шатлык-сөенеч белән

Җитәкләшеп кенә икегез
Тормыш юлын бергә үтегез
Мәхәббәтне юлдаш итегез
Тигезлектә гомер итегез

Якты булып янсын утларыгыз
Тыныч булсын йортыгыз
Сөю учагының яктысында
Гел янәшә булыгыз!

Җитәкләшеп кенә икегез
Тормыш юлын бергә үтегез
Мәхәббәтне юлдаш итегез
Тигезлектә гомер итегез

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 10 (1 голос)
Бу җыр репертуарында бар
« »