Чибәртауда сабантуйлар

Категория: көе һәм сүзләре

Чибәртау сукмакларында
Ялан аяк эзләрем
Үрдәкләр белән узышып
Инешеңдә йөзгәнем!

Чибәртауда сабан туйлар
Яңгырый тирә яклар
Тояк белән җирне тырмап
Тояк белән җирне тырмап
Чабыштан кайта атлар.

Чибәртауның болыннары
Печән чапкан җирләрем
Тәүге мәхәббәт язларым
Чәчәк аткан җирләрем

Чибәртауда сабан туйлар
Яңгырый тирә яклар
Тояк белән җирне тырмап
Тояк белән җирне тырмап
Чабыштан кайта атлар

Чибәртауда каенлыкта
Җиләк җыйдым җәйләрен
Сез дусларым белән генә
Язмышымны бәйләдем

Чибәртауда сабан туйлар
Яңгырый тирә яклар
Тояк белән җирне тырмап
Тояк белән җирне тырмап
Чабыштан кайта атлар

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 10 (1 голос)
Бу җыр репертуарында бар
« »