Тезелешеп атлар су эчэ

Категория: көе һәм сүзләре

Урак өсте, авылымның халкы
Эштә барысы да: яше-карты
Авылдашлар җирдә тормыш яме
Һаман шулай матур яшик яме!

Авыл уртасында инештә,
Тезелешеп атлар су эчә.
Бала-чага чыр-чу тавыш бирә
Авыл уртасында инештә,

Эшчән халкым, минем тырыш халкым
Моңлы халкым, әмма горур халкым
Дошман килсә кулга корал алган
Авырлыклар килсә сыгылмаган

Авыл уртасында инештә,
Тезелешеп атлар су эчә.
Бала-чага чыр-чу тавыш бирә
Авыл уртасында инештә,

Язлар саен гөрли сабантуйлар
Көзләр җиткәч килә кызыл туйлар
Эшли белә, күңел ача белә
Авылдашлар җырлап яши белә

Авыл уртасында инештә,
Тезелешеп атлар су эчә.
Бала-чага чыр-чу тавыш бирә
Авыл уртасында инештә,

Голосов пока нет
Бу җыр репертуарында бар
« »