Әйтелмичә калды сүзләрең

Категория: көе һәм сүзләре

Көзен киткән сыерчыклар, әнкәй
Быел язын кабат кайттылар
Бакчабызда алмагачлар, әнкәй
Тагын ап-ак чәчәк аттылар

Киткәннәргә карап китеп булмый
Догаларым барып ирешсен
Табын саен йөрәк телгәләнә
Ашалмыйча калды өлешең
Әйтелмичә калган сүзләрең
Салкын җилләр булып агыла
Яраларын юып йөрәкнең
Тәрәзәгә тамчы кагыла.

Сыерчыклар сине сагына, әнкәй
Тормышыбыз синсез күңелсез
Дөнья мәшәкате белән, әнкәй
Үтә көннәр, үтә шул синсез

Киткәннәргә карап китеп булмый
Догаларым барып ирешсен
Табын саен йөрәк телгәләнә
Ашалмыйча калды өлешең
Әйтелмичә калган сүзләрең
Салкын җилләр булып агыла
Яраларын юып йөрәкнең
Тәрәзәгә тамчы кагыла.

Ешрак елмаегыз әнкәйләргә
Кире кайтмас үткән көнебез
Урын калдырмыйча үкенергә
Исән чакның кадрен белегез

Киткәннәргә карап китеп булмый
Догаларым барып ирешсен
Табын саен йөрәк телгәләнә
Ашалмыйча калды өлешең
Әйтелмичә калган сүзләрең
Салкын җилләр булып агыла
Яраларын юып йөрәкнең
Тәрәзәгә тамчы кагыла.

Голосов пока нет
Бу җыр репертуарында бар
« »