Ялгыз итмә (беренче вариант)

Категория: көе сүзләре

Чорнап кына алды сары сагыш,
Яза бастым юлларымнан ялгыш,
Әйтерсең, мин хәзер ялгыз аккош,
Читкә илтмә әле син дә, язмыш.

Сагыш дәръяларын яра-яра,
Гомер үтә сиңа бара-бара,
Ерагая гына бара ара,
Нигә калдык икәү ике ярда?

Килде җиргә шаулап көткән язым,
Күңелемә бөркеп җылы назын.
Ялгыз гына үтте салкын кышым,
Кайтырсың бит язын, бәхет кошым?

Сагыш дәръяларын яра-яра,
Гомер үтә сиңа бара-бара,
Ерагая гына бара ара,
Нигә калдык икәү ике ярда?

Хыял кошым, күңел юанычым,
Тик син генә мине ташлап китмә,
Дәръядагы ялгыз җилкән кебек,
Ялгыз итмә мине, ялгыз итмә.

Сагыш дәръяларын яра-яра,
Гомер үтә сиңа бара-бара,
Ерагая гына бара ара,
Нигә калдык икәү ике ярда?

Голосов пока нет
« »