Чакыр мине (өченче вариант)

Чакыр мине, куркма, сөю сиңа
Торса да тик газап утыннан.
Карашыңны синең көтеп алам,
Тавышыңны йөримен юксынып.

Чакыр мине, куркма, яратырга
Яратылган кеше тумыштан.
Син куркасың икән сөюеңнән,
Син куркасың, димәк, тормыштан.

Чакыр мине, куркма мәхәббәттән!
Утларыннан куркмый яралан.
Шул яралар янса изге булып,
Бәхет табып яши алалар,
Тормыш ямен күрә алалар.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 10 (1 голос)
Бу җыр репертуарында бар
« »