Раббым

Категория: көе сүзләре

Шөкер, дием, Раббым биргәнеңә,
Кабул итеп алам барын да!
Хак язганың белән кәнәгатьмен,
Рәхмәтлемен синең алдыңда!

Эй, Раббым, рәхмәтләрем укып,
Дога кылам һәр көн таң аткач!
Үкенмәслек булсын гомер юлым,
Чикә чәчләремә чал ятҡач!

Кайгысын да күрдем, шатлыгын да,
Бәхеттән дә мәхрүм итмәдең.
Бер бәндәңә барыннан да әзләп
Өлеш чыгарасың, күрәсең…

Эй, Раббым, рәхмәтләрем укып,
Дога кылам һәр көн таң аткач!
Үкенмәслек булсын гомер юлым,
Чикә чәчләремә чал ятҡач!

Эй, Раббым , бары синең өчен
Тәсбих булып үтсен көннәрем!
Мин ризамын, таза иман белән
Фида кылсам газиз җаннарым!

Эй, Раббым, рәхмәтләрем укып,
Дога кылам һәр көн таң аткач!
Үкенмәслек булсын гомер юлым,
Чикә чәчләремә чал ятҡач!

Фаный дөнъя гүзәл бер мәл генә
Кадерләрен белгән кешегә.
Узсын еллар, аксын әле сулар
Бүленмәсен юллар икегә (кирегә)!

Эй, Раббым, рәхмәтләрем укып,
Дога кылам һәр көн таң аткач!
Үкенмәслек булсын гомер юлым,
Чикә чәчләремә чал ятҡач!

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 10 (1 голос)
Бу җыр репертуарында бар
« »