Яратам сине, Сандугачым!

Язлар килә сандугачым,язлар килә.
Яратасым килә,мин сине.
Кочагыма алып,күкрәгемә салып.
Гомерлеккә сөйдем мин сине.

Хәр бер минутларым,синең белән.
Тәннәремә кертә саф хава.
Беләсеңме иркәм,син булмагач.
Йөрәккәем минем бик яна.

Авыр чакларымда,сине сагынам.
Искә алып бераз,уйланам.
Кулларыма тотып,гармунымны.
Кабат,кабат бәгърем,моңланам.

Түземлекләр булмый,кай чакларда.
Күзләремнән яшләр,агыла.
Миңа бер сүз әйтсәң,җаным диеп дәшсәң.
Күк йөзендә,йолдыз атыла.

Күк йөзендә,йолдыз атыла.
Күк йөзендә,йолдыз атыла..

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 10 (1 голос)
Бу җыр репертуарында бар
« »