Уфа-Казан — бер урам

Дусларсыз ла дөнья сансыз,
Дусларсыз булмый яшәп.
Утны-суны бергә кичеп,
Яшибез әле яшьнәп.

Уфа һәм Казан арасы,
Әйтерсең, озын урам.
Тулы урам, озын урам,
Дуслардан шул,
Дуслардан гына торган.

Безнең өчен, безнең өчен
Уфа-Казан — бер урам.
Кайткан чакта, киткән чакта
Туктап хәл белеп узам,

Уфа һәм Казан арасы,
Әйтерсең, озын урам.
Тулы урам, озын урам,
Дуслардан шул,
Дуслардан гына торган.

Дуслар өчен рәхмәт сүзем,
Дуслар өчен җырларым.
Сез, дуслардан, аерылмасын
Йөри торган юлларым.

Уфа — Казан юллары ла,
Без бит шушы урамнан.
Аермасын берук Ходаем
Шундый якын,
Шундый якын дуслардан.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 10 (1 голос)
Бу җыр репертуарында бар
« »