Язмыш түгел

Бергә уйнап үстек балачактан,
Тугры дуслар идек, иң якын.
Егет булып җиткәч сөю килде,
Йөрәкләргә салып ут-ялкын.

Гашыйк булдык,дустым, тик нигәдер
Икебез дә үлеп бер кызга.
Син охшаттың аны тулган айга,
Ә мин — балкып янган йолдызга.

Мәхәббәтне-изге, саф хис диләр,
Тик ул киртә булды дуслыкка.
Күкләр сынау куйды, китеп бардың,
Күңел ышаналмый син юкка!

Гашыйк булдык,дустым, тик нигәдер
Икебез дә үлеп бер кызга.
Син охшаттың аны тулган айга,
Ә мин — балкып янган йолдызга.

Хаталарны төзәтерлек түгел —
Ялгыш булды ахры язмышлар.
Хакыбыз юк иде онытырга:
Мәхәббәттән өстен — дуслык бар!

Гашыйк булдык,дустым, тик нигәдер
Икебез дә үлеп бер кызга.
Син охшаттың аны тулган айга,
Ә мин — балкып янган йолдызга.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 10 (2 голоса)
Бу җыр репертуарында бар
« »