Зәңгәр күз (икенче вариант)

Категория: көе сүзләре

Зәңгәр күзең, күз керфегең
Тибрәндәреп карама.
Күз карашың ук шикелле
Йөрәгемә казала.
Зәңгәр күзләр, бөдрә чәчләр —
Алар безгә тиң түгел.
Тиң түгелен мин дә беләм.
Өзлеп сөя яшь күңел!

Эй, матур бөдрә чәч!
Эх, ямьле зәңгәр күз!
Әйтмәм сиңа бәгырем
Һич кайчан да авыр сүз.

Зәңгәр күзең, күз керфегең
Тибрәндәреп карама.
Күз карашың ук шикелле
Йөрәгемә казала.
Зәңгәр күзен охшатамын
Зәңгәр таң йолдызына.
Бөдрә чәчен охшатамын
Диңгезнең дулкынына.

Эй, матур бөдрә чәч!
Эх, ямьле зәңгәр күз!
Әйтмәм сиңа бәгырем
Һич кайчан да авыр сүз.

Голосов пока нет
« »