Җыр һәм курай

Категория: көе сүзләре

Җырладым мин моң-зарымны
Кичен кызлар тауында.
Сүттем шомлы уйларымны,
Син булмагач янымда.

Йөрәктән чыккан җыр гына
Йөрәккә керә шулай.
Күңелемне күмеп моңга
Җырымны көйли курай.

Тау битендә үскән курай
Тавшымны тыңлаган.
Ул да миндәй боеккандай
Моң-зарымны урлаган (Моң-зарына чорналган).

Йөрәктән чыккан җыр гына
Йөрәккә керә шулай.
Күңелемне күмеп моңга
Җырымны көйли курай.

Үтте көннәр…Сине эзләп,
Тагы килдем шул тауга (Килдем кызлар тауына).
Мин җырлаган көйне көйләп,
Курай тулган (калган) моң-зарга.

Йөрәктән чыккан җыр гына
Йөрәккә керә шулай.
Күңелемне күмеп моңга
Җырымны көйли курай.

Голосов пока нет
Бу җыр репертуарында бар
« »