Һай, туган җир, газиз җир!

Һай, туган җир, газиз җир,
Ата-бабам баккан җир,
Тәүге сулыш алгач та
Бәхет таңым аткан җир!

Һай, ямьле җир, асыл җир,
Яшел хәтфә япкан җир,
Гамьсез бала чагымның
Буз толпары чапкан җир.

Һай, чыуак җир, йомарт җир,
Үз моңымны тапкан җир,
Сүнмәс мәхәббәтемнең
Җәйгорлары калккан җир!

Һай, шанлы җир, данлы җир,
Тормыш котым артҡан җир,
Бөтә гомерем буена
Күңелемне тартҡан җир!

Голосов пока нет
Бу җыр репертуарында бар
« »