Авыл көе (унынчы вариант)

Һавалардан очып үтте
Күгәрчен көтүләре.
Әл(е) дә булса исләремдә
Сау бул, дип китүләре.
Әл(е) дә булса исләремдә
Сау бул, дип китүләре.

Кызарып кояш чыкканда
Нурлар төшә түтәлгә.
Күзем төшсә, күңелем төшми
Синнән башка бүтәнгә.
Күзем төшсә, күңелем төшми
Синнән башка бүтәнгә.

Урман буе — салкын чишмә,
Суын эчеп туймадым.
Аерылганда кул бирмәдем,
Күрешербез, дип уйладым.
Аерылганда кул бирмәдем,
Күрешербез, дип уйладым.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 6.2 (9 голосов)
Бу җыр репертуарында бар
« »