Ал мине дә

Ал мине дә үзең белән бергә,
Китә күрмә ялгыз калдырып.
Аерылып калган аккош сымак,
Мин йөрермен синсез каңгырып.

Өзә күрмә бергә сулар сипкән,
Иркәләгән назлы гөлеңне.
Ул сулыса, башка мең гөлләрдә
Бизи алмас минем түремне.

Китә күрмә көн-төн дөрләп янган
Учагыңны тапап, сүндереп
Өшегәндә кемгә сыенырмын,
Хәлләремне белеп кем керер?

Өзә күрмә сайрар кошчыгыңның
Көйләр көен, йөрәк кылларын.
Өзелгән кыл, ничек көйләсәңдә,
Бирә алмый тәүге моңнарын.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 10 (1 голос)
« »