Өршәгем

Категория: көе сүзләре

Алан җирне ярып кап уртага,
Төньягына уктай тартылып,
Өршәк елга талгын гына,
Бөгелергә хәтта тартынып.

Әй Өршәгем минем, татыр суың
Татлы күрәм юкә балданда;
Кан тамыры итеп, синеме әллә
Йөрәгемә уеп салганнар.

Толомнары сымак сылу кызның,
Таллар, тугайлыклар сузылган;
Ян-ягына, көмеш тәңкә булып,
Йомры-йомры күлләр уелган.

Әй Өршәгем минем, татыр суың
Татлы күрәм юкә балданда;
Кан тамыры итеп, синеме әллә
Йөрәгемә уеп салганнар.

Җәереп ята яшел диңгез мында —
Иксез — чиксез кырлар, басулар,
Байкал күлгә тиңдәр тирәнлектә
Күкне түшәк иткән ятулар.

Әй Өршәгем минем, татыр суың
Татлы күрәм юкә балданда;
Кан тамыры итеп, синеме әллә
Йөрәгемә уеп салганнар.

Голосов пока нет
Бу җыр репертуарында бар
« »