Моңлы гармун (беренче вариант)

Өч игезәк — өч туган —
Килә чишмә юлыннан.
Ялга кайткан диңгезченең
Гармун төшми кулыннан.

Гармун теле көмештер —
Кемнәр кемгә өлештер.
Әйдә, гармун, йөрәкләрне
Йөрәк белән күрештер.

Диңгезләрне гизә ул,
Океанда да йөзә ул.
Гармун алса кулларына —
Үзәкләрне өзә ул.

Гармун теле көмештер —
Кемнәр кемгә өлештер.
Әйдә, гармун, йөрәкләрне
Йөрәк белән күрештер.

Өч игезәк — өч туган —
Килә чишмә юлыннан.
Кемнәр бизәк булыр икән
Бу чибәрләр туенда?

Гармун теле көмештер —
Кемнәр кемгә өлештер.
Әйдә, гармун, йөрәкләрне
Йөрәк белән күрештер.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 10 (1 голос)
Бу җыр , репертуарында бар
« »