Рәхмәтлемен язмыш дигәнемә

Сагынамын, өзелеп сагынамын
Күзләреңнең балкып кабынганын.
Мин генәме икән табынганың —
Карашыңнан җавап эзли җаным…

Мин түгелдер тәү кат сөйгән ярың,
Соңгысымын дип тә юанмамын.
Сарыламын бары иңнәреңә,
Рәхмәтлемен язмыш дигәнемә.

Әрнемик без, сөю соңламаган,
Ул бит күрәчәкне узалмаган.
Үтенәмен, язмыш, кабаланма,
Биргәнеңне берүк тартып алма.

Гафу сорап, куам үткәннәрне —
Вәгъдә — иман, диеп көткәннәрне.
Сарыламын синең иңнәреңә,
Рәхмәтлемен язмыш дигәнемә!

Голосов пока нет
« »