Оныт дисәң

Категория: көе сүзләре

Өзгәләнә үзәк
Телгәләнә йөрәк
Күз алдыннан китми синең сын.
Ә син оныт дисең…
Миңа булган хисең
Тик мизгеллек иде мени соң?!.

Ә син оныт дисең,
Эзең суыт дисең…
Онытулар булмас җиңелдән.
Тик ирләргә җирдә
Хәтер белән бергә
Оныту сәләте дә бирелгән.

Өзелсә дә үзәк
Онытырга кирәк,
Аерылырга синле дөньядан.
Онытылырсың син дә
Вакыт диңгезендә
Югалырсың син дә бер заман.

Бергә атлап барган
Эзне саклап барган
Сукмаклар да безне онытыр.
Югалтулар, барыбер…
Барыбер, югалту шул —
Берсен-берсе онытып кем отар?!.

Голосов пока нет
Бу җыр , репертуарында бар « »