Упкын

Категория: көе сүзләре

Сыныр чакларда да сыгылмыйча,
Үрләр яулап гомер ителде.
Үрләр яулап гомер итүләрем
Упкыннарга мине китерде.

Упкыннарда асылынып торам…
Күңелемдә авыр моң гына…
Дәшмә миңа. Яннарыма килмә.
Кулларыңны сузма кулыма.

Миндә шундый йөрәк иде мени
Упкыннарга башны бирерлек?..
Беркем җиңә алмас авырлыкны
Җиңеп чыгар төсле идем бит.

Үрләр яулау кирәк булды микән?!.
Үткәннәргә инде юк юллар…
Биегерәк булган саен үрләр
Тирәнерәк икән упкыннар.

Берегезне күрәсем дә килми,
Җаным әрни, җаным давыллы.
Кит янымнан. Күрсәтәсем килми
Ярдәмнәргә мохтаҗ чагымны.

Упкыннарда асылынып торам…
Күңелемдә авыр моң гына…
Дәшмә миңа. Яннарыма килмә.
Кулларыңны сузма кулыма.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 10 (2 голоса)
Бу җыр репертуарында бар
« »