Әй, бу гомер елгалары

Категория: көе сүзләре

Әй, бу гомер елгалары…
Әй, тормыш диңгезләре…
Упкыннарның тирәннәре…
Давылның тиңсезләре…

Мең давыллар уртасында
Гомер корабы бара.
Кемнәрнедер упкын ала,
Кемдер дулкында кала.

Давылларны яра кораб,
Эзләп бәхет ярларын…
Ул үзе дә белми кайчак,
Кайда табан барганын.

Безнең гомер кораблары
Озын юл үтәр әле.
Ак бәхеткә илтер әле
Язмышның җилкәннәре.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 10 (3 голоса)
Бу җыр репертуарында бар
« »