Аллары алдыр инде

Категория: көе сүзләре

Алы кайларда микән,
Гөле кайларда микән…
Уңда ярлар, сулда ярлар
Кайсын сайларга микән.

Аллары алдыр инде
Гөлләре гөлдер инде.
Ал да уңа, гөл дә уңа
Барсы да бердер инде.

Гөлләр — гөлдер. Мин гөлләргә
Тиң түгелмендер инде.
Гөлләрдән күз алалмыйча,
Алга үрелдем инде.

Аллары алдыр инде.
Алларын алдым инде.
Алларына алдандым да
Гөлләрдән калдым инде.

Голосов пока нет
Бу җыр репертуарында бар « »