Кемгә җиләк җыясың?

Категория: көе сүзләре

Хуш исле урман эчендә,
Каен төбендә
Җиләк җыясың бөртекләп,
Әйт син, кемеңә?

Кызарып пешкән җиләкләр
Каен төбендә.
Кем икән соң, кемнәр икән
Синең күңелеңдә?

Җиләкләргә тат бирә бит
Җәйнең җиле дә.
Кем икән соң, кемнәр икән
Синең күңелеңдә?

Таңгы чыклар тәм биргәндер,
Йолдызлы төндә.
Балланып пешкән җиләкләр
Эри телеңдә.

Кем икән соң, кемнәр икән
Синең күңелеңдә?
Пешкән җиләктәй җитлеккән
Сөю күңелеңдә.

Голосов пока нет
Бу җыр репертуарында бар
« »