Бер-береңне яратып

Борчылулар, мәшәкатьләр
Алсалар дә уратып,
Берни түгел яшәгәндә
Бер-береңне яратып.

Ләйсән яңгыр биеп үтә
Гөлләр күзен агартып.
Нинди бәхет, яши белсәң
Бер — береңне яратып.

Беркемнең юк ялыкканы
Сандугачны җырлатып.
Яшик әле, яшик, дуслар,
Кайгыларны елатып.

Ләйсән яңгыр биеп үтә
Гөлләр күзен агартып.
Нинди бәхет, яши белсәң
Бер — береңне яратып.

Кайта сайрар кошлар язын,
Сагышларны таратып.
Торса икән мәхәббәтең
Күзләренә каратып.

Ләйсән яңгыр биеп үтә
Гөлләр күзен агартып.
Нинди бәхет, яши белсәң
Бер — береңне яратып.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 10 (1 голос)
Бу җыр , репертуарында бар
« »