Моң агыла

Моң уяна сизгер күңелләрдә,
Канатланып зәңгәр күкләргә.
Сулар һава, эчәр су шикелле,
Җыр да кирәк гомер итәргә.

Чыңрый курай,
Чиртә кубыз,
Моңландыра тальяннар.
Шаулап үтсен безнең көннәр,
Тыныч тусын ал таңнар!

Моң агыла уйчан күңелләрдән,
Нурлар сибелгәндәй кояштан.
Җырлар булып, күпме буат аша
Үткән белән бүген тоташкан.

Чыңрый курай,
Чиртә кубыз,
Моңландыра тальяннар.
Шаулап үтсен безнең көннәр,
Тыныч тусын ал таңнар!

Җыр ургыла ярсу йөрәктән,
Язлар сымак суак ул моңнар.
Яңа юллар безне яңа җырда
Очраштырып кына торсыннар!

Чыңрый курай,
Чиртә кубыз,
Моңландыра тальяннар.
Шаулап үтсен безнең көннәр,
Тыныч тусын ал таңнар!

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 2 (1 голос)
« »