Ак теләкләр (икенче вариант)

Алтын-алтын яфраклар
Төште, төште учыма.
Алтын-алтын теләкләр
Килделәр тел очыма:

Һәр агачны һәр язда
Яшь яфраклар төрсеннәр.
Кешеләр дә алардан
Гыйбрәт ала күрсеннәр.

Каурый-каурый ак карлар
Кунды, кунды учыма.
Ап-ак, ап-ак теләкләр
Килделәр тел очыма:

Һәр агачны һәр язда
Яшь яфраклар төрсеннәр.
Без барасы ак юллар
Ак бәхеткә илтсеннәр (сумсыннар).

Сәйлән-сәйлән тамчылар
Тамды, тамды учыма.
Матур-матур теләкләр
Килделәр тел очыма:

Һәр агачны һәр язда
Яшь яфраклар төрсеннәр.
Мәхәббәттән көч алып
Чәчәк атсын кешеләр.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 10 (3 голоса)
« »