Әйдәгез биергә

Кичәләрдә гармун уйный,
Гармунчы ниләр уйлый?
Чибәр кызлар аңа карап, аңа карап,
Елмая биеп туймый.

Чабата, чабата, чабата тула оек,
Син, җаный, нигә боек?
Әйдә биергә, әйдә бергә биергә,
Нигә ялгыз йөрергә?

Охшатып нечкә билләргә, нечкә билләргә,
Сыгыла идәннәре.
Күз кысышып куйды инде, куйды инде,
Бер-берсен сөйгәннәре. Эх…

Чабата, чабата, чабата тула оек,
Син, җаный, нигә боек?
Әйдә биергә, әйдә бергә биергә,
Нигә ялгыз йөрергә?

Чакыра бишле биюгә, бишле биюгә,
Безнең гармун моңнары.
Биер идем таңга чаклы, таңга чаклы,
Егетләре, кызлары. Эх…

Чабата, чабата, чабата тула оек,
Син, җаный, нигә боек?
Әйдә биергә, әйдә бергә биергә,
Нигә ялгыз йөрергә?
Әйдә киттек биергә.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 8.5 (2 голоса)
Бу җыр репертуарында бар
« »